Ит бәлеше.
Камыр өчен: 100 гр атланмай, ярты кружка үсемлек мае, ике аш кашыгы майонез, стакан ярым су, тоз, чеметеп кенә сода.
Эш тәртибе: он белән әйбәтләп камыр басарга, нык каты да булмасын, нык йомшак та булмасын, шуннан соң 1-2 сәгатькә суыткычка куярга. Шул арада эчлек ясарга. Эчлекне, гадәттәгечә, ит, бәрәңге, суган, тоз һәм борыч салып әзерләргә. Бәлешне ясап, матур итеп бизәп мичкә озатырга.
Камыр өчен: 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1.5 бал кашыгы шикәр комы, 60грамм ак май, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае һәм ике тавык йомыркасы (өсләренә сөртү өчен).
Эчлеге өчен: 400 грамм тавыкның түш ите*, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм), 50 миллилитр тавык шулпасы, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч.
Эш тәртибе: Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп ясагыз. Җәймәләр уртасына алдан эшләнгән эчлекне салып чыгыгыз. Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз, уртасында кечкенә тишек калсын. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыгарга тиеш.Табаны сыек май белән майлагыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгыгыз. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгыгыз.Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкага куыгыз да 30-35 минут тотыгыз.
Кыстыбый (бәрәңге күзикмәге)
Камыр өчен: 1 аш чүмече җылымса су, 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, чеметеп чәй содасы, кирәгенчә он кирәк. Шулардан йомшак кына камыр басарга. Камырны зур җәймә итеп җәеп, тәлинкә белән кисеп аласың, коры табада кыздырасың.
Эчлек пешерү. Чуен табаны башта кыздырасың, төбен туң май белән майлыйсың (ботка көймәсен өчен эшләнә). 1 аш чүмече кайнаган су, 1 литр сөт, тоз, 1 чәй калагы шикәр комы һәм юылган ярманы салабыз, ботка өлгереп җиткәндә бераз ак май өстибез.
Әзер кыстыбый тышларының яртысына әзер ботканы салып, икенче ягын каплыйсың. Сары май белән майлап, тәлинкәгә өеп куясың.
Камыр: 1 йомырка, 3 аш чүмече су, тоз.
Эчлек: 1 кг бәрәңге, 500 грамм фарш, 2 суган, тоз, борыч.
Йомырканы су белән болгатып, әз генә тоз салгач, он өстәп камыр басабыз (минем мантый кәстрүле өчен бу 40 мантыйлык камыр).
Бәрәңгене вак-вак итеп шакмаклап турыйбыз. Иттарткычтан чыгарылган ит, ваклап туралган суган кушабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Фарш бик майлы да, бик коры да булмасын инде. Ит белән бәрәңге 40/60, яки 50/50 чамасы булырга тиеш. Алайса, Казанда мантыйны бүтәнчә, ит һәм суган белән генә пешерәләр. Ә без бәрәңге белән иттән пешергәнне яратабыз.
Камырны 40 кечкенә кисәккә бүләбез дә, һәр кисәкне түгәрәк формасында аерым җәябез. Аннары шул җәймәгә әзер эчлекне салып, матур итеп ябыштырып чыгабыз. 40-45 минуттан (1 сәгать тә ярый) мантый әзер.
Гөбәдия
Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт , 1 чәй калагы чүпрә,1 йомырка, 3 аш калагы шикәр комы, 100 грамм атланмай, 1 чәй калагы тоз он кирәгенчә алына.
Кайнап торган тозлы суда дөгебезне бүрттереп алабыз. Йөземне чүбеннән аралап, чистартып, юып кайнар суга салып тотабыз. Йомыркаларны пешереп, суытабыз, вак итеп турыйбыз яки эре угычтан үткәрәбез.
Кабарган камырны бер зур һәм бер кечкенә кисәккә бүләбез. Зур кисәген җәеп, майланган табага куябыз. Камыр өстенә корт (тура) салабыз. Бүрттерелгән дөге белән йөземне бергә кушып, корт өстенә урнаштырабыз һәм өстенә шикәр комы сибәбез. Иң өскә вакланган йомырканы салабыз да, эретелгән атланмай сибәбез. Кечкенә камыр кисәген җәеп, иң өскә каплыйбыз, астагы җәем белән өстәге җәемне тоташтырып, бөгеп чыгабыз.
Чәк-чәк
Камыр: 5 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы.
Боларның барысын бергә кушып, 20 минут миксер белән күпертәбез. Аннан соң он куша-куша, туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын. Бер кашык камырны онлы кунага төшереп, бау кебек тәгәрәтәбез. Кулны үсемлек мае белән майласаң, камырны тәгәрәтү уңайлырак.
Камыр «бау»ны 3 см озынлыктагы кисәкләргә кисәбез. Һәр кисәкне аерым-аерым тагын бер кат тәгәрәтеп чыгабыз. Майда кыздырасы гына кала. 1 литр көнбагыш маена ярты стакан салкын су салалар. Туңмай яки елкы мае да өстәп җибәрсәң, чәкчәк тагын да тәмлерәк була. Камырны җылымса майга салып пешерергә кирәк.
Ширбәт : 3 стакан шикәр комын, 1 стакан суны, 2 аш кашыгы балны 15 минут чамасы кайнатырга. Әзерлеген белү өчен ике бармак белән кыскалап карарга кирәк. Сузылса, әзер.
Ширбәтне сөт белән дә ясарга мөмкин. 3 стакан шикәр комына 1 стакан сөт салып кайнатырга. Сөтле сироп белән катырылган чәкчәк аеруча матур, ялтыравыклы була.
Әзер ширбәтне пешерелгән камыр таякчыклары өстенә сибеп яхшылап болгатыгыз, аннан тәлинкәгә алып куеп, кулыгызны салкын су белән юешләп, чәк-чәкне түгәрәк конус формасына кертегез. Әзер чәк-чәкне суыткычка куеп торыгыз. Берәр сәгатьтән соң алыгыз һәм зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез.
Камыр өчен: 100 гр атланмай, ярты кружка үсемлек мае, ике аш кашыгы майонез, стакан ярым су, тоз, чеметеп кенә сода.
Эш тәртибе: он белән әйбәтләп камыр басарга, нык каты да булмасын, нык йомшак та булмасын, шуннан соң 1-2 сәгатькә суыткычка куярга. Шул арада эчлек ясарга. Эчлекне, гадәттәгечә, ит, бәрәңге, суган, тоз һәм борыч салып әзерләргә. Бәлешне ясап, матур итеп бизәп мичкә озатырга.
![]() |
Ит бәлеше |
Өчпочмак.
Камыр өчен: 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1.5 бал кашыгы шикәр комы, 60грамм ак май, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае һәм ике тавык йомыркасы (өсләренә сөртү өчен).
Эчлеге өчен: 400 грамм тавыкның түш ите*, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм), 50 миллилитр тавык шулпасы, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч.
Эш тәртибе: Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп ясагыз. Җәймәләр уртасына алдан эшләнгән эчлекне салып чыгыгыз. Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз, уртасында кечкенә тишек калсын. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыгарга тиеш.Табаны сыек май белән майлагыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгыгыз. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгыгыз.Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкага куыгыз да 30-35 минут тотыгыз.
![]() |
Өчпочмак |
Эчлек пешерү. Чуен табаны башта кыздырасың, төбен туң май белән майлыйсың (ботка көймәсен өчен эшләнә). 1 аш чүмече кайнаган су, 1 литр сөт, тоз, 1 чәй калагы шикәр комы һәм юылган ярманы салабыз, ботка өлгереп җиткәндә бераз ак май өстибез.
Әзер кыстыбый тышларының яртысына әзер ботканы салып, икенче ягын каплыйсың. Сары май белән майлап, тәлинкәгә өеп куясың.
![]() |
Кыстыбый |
Мантый
Камыр: 1 йомырка, 3 аш чүмече су, тоз.
Эчлек: 1 кг бәрәңге, 500 грамм фарш, 2 суган, тоз, борыч.
Йомырканы су белән болгатып, әз генә тоз салгач, он өстәп камыр басабыз (минем мантый кәстрүле өчен бу 40 мантыйлык камыр).
Бәрәңгене вак-вак итеп шакмаклап турыйбыз. Иттарткычтан чыгарылган ит, ваклап туралган суган кушабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Фарш бик майлы да, бик коры да булмасын инде. Ит белән бәрәңге 40/60, яки 50/50 чамасы булырга тиеш. Алайса, Казанда мантыйны бүтәнчә, ит һәм суган белән генә пешерәләр. Ә без бәрәңге белән иттән пешергәнне яратабыз.
Камырны 40 кечкенә кисәккә бүләбез дә, һәр кисәкне түгәрәк формасында аерым җәябез. Аннары шул җәймәгә әзер эчлекне салып, матур итеп ябыштырып чыгабыз. 40-45 минуттан (1 сәгать тә ярый) мантый әзер.
![]() |
Мантый |
Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт , 1 чәй калагы чүпрә,1 йомырка, 3 аш калагы шикәр комы, 100 грамм атланмай, 1 чәй калагы тоз он кирәгенчә алына.
Эчлек өчен: 250 грамм бүрттерелгән дөге, 200 грамм йомшартылган йөзем (карасы булса яхшырак), 250 грамм вакланган корт (тура), 2 аш калагы шикәр комы, 250 грамм ак май, 4 данә пешкән йомырка.
Җылы сөткә күпертелгән чүпрәне, шикәр комы, тоз, йомырка, эретелгән атланмай салып болгатабыз һәм он салып камыр басабыз. Камырыбыз кулга ябышып тормаслык хәлдә булырга тиеш. Камырны җылы урынга, өсте ябулы килеш кабартырга куябыз.Кайнап торган тозлы суда дөгебезне бүрттереп алабыз. Йөземне чүбеннән аралап, чистартып, юып кайнар суга салып тотабыз. Йомыркаларны пешереп, суытабыз, вак итеп турыйбыз яки эре угычтан үткәрәбез.
Кабарган камырны бер зур һәм бер кечкенә кисәккә бүләбез. Зур кисәген җәеп, майланган табага куябыз. Камыр өстенә корт (тура) салабыз. Бүрттерелгән дөге белән йөземне бергә кушып, корт өстенә урнаштырабыз һәм өстенә шикәр комы сибәбез. Иң өскә вакланган йомырканы салабыз да, эретелгән атланмай сибәбез. Кечкенә камыр кисәген җәеп, иң өскә каплыйбыз, астагы җәем белән өстәге җәемне тоташтырып, бөгеп чыгабыз.
![]() |
Гөбәдия |
Вак бәлеш
Камыр өчен: он 55г, йомырка 5г, сары май 5г, сөт 10г, су 15г, шикәр комы 2г, тоз 1г.
Эчлек өчен: сыер ите 45г, дөге 11г, башлы суган 15г, сары май 15г, тоз, борыч.
Әче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Бәлеш эче өчен дөге бүрттереп саркыталар. Чи итне вак итеп турыйлар, бүрттергән дөге, вак итеп туралган суган, эреткән май өстиләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар. Һәр җәймәнең уртасына эч салалар, кырыйларын күтәреп, бөреп куялар, өстен аз гына ачык калдыралар, йомырка сөртәләр. Вак бәлешне духовкада пешерәләр, әзер булгач, өстен майлыйлар.

Коймак
250 г.кефир, блендерда пюрега әйләндерелгән 200 г.ташкабак (кабачки), 2а.к.шикәр комы, калак очында тоз, калак очында гына чәй содасы, 6 а.к.көнбагыш мае, 2йомырка, гадәти он урынына солы оны (дөге, карабодай, кукуруз оны булса да ярый), барысын бергә кушып болгатабыз. Камырны куерак ясыйбыз да, аннары тиешенчә сыегайту өчен кайнаган (өй температурасындагы) су кушып, яңадан болгатабыз. Камыр 10минут чамасы ял итеп алса яхшы. Табаны бик яхшылап кыздырасы, әз генә майлыйсы һәм беленнәрне ике яклап пешерәсе.
250 г.кефир, блендерда пюрега әйләндерелгән 200 г.ташкабак (кабачки), 2а.к.шикәр комы, калак очында тоз, калак очында гына чәй содасы, 6 а.к.көнбагыш мае, 2йомырка, гадәти он урынына солы оны (дөге, карабодай, кукуруз оны булса да ярый), барысын бергә кушып болгатабыз. Камырны куерак ясыйбыз да, аннары тиешенчә сыегайту өчен кайнаган (өй температурасындагы) су кушып, яңадан болгатабыз. Камыр 10минут чамасы ял итеп алса яхшы. Табаны бик яхшылап кыздырасы, әз генә майлыйсы һәм беленнәрне ике яклап пешерәсе.
Камыр: 5 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы.
Боларның барысын бергә кушып, 20 минут миксер белән күпертәбез. Аннан соң он куша-куша, туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын. Бер кашык камырны онлы кунага төшереп, бау кебек тәгәрәтәбез. Кулны үсемлек мае белән майласаң, камырны тәгәрәтү уңайлырак.
Камыр «бау»ны 3 см озынлыктагы кисәкләргә кисәбез. Һәр кисәкне аерым-аерым тагын бер кат тәгәрәтеп чыгабыз. Майда кыздырасы гына кала. 1 литр көнбагыш маена ярты стакан салкын су салалар. Туңмай яки елкы мае да өстәп җибәрсәң, чәкчәк тагын да тәмлерәк була. Камырны җылымса майга салып пешерергә кирәк.
Ширбәт : 3 стакан шикәр комын, 1 стакан суны, 2 аш кашыгы балны 15 минут чамасы кайнатырга. Әзерлеген белү өчен ике бармак белән кыскалап карарга кирәк. Сузылса, әзер.
Ширбәтне сөт белән дә ясарга мөмкин. 3 стакан шикәр комына 1 стакан сөт салып кайнатырга. Сөтле сироп белән катырылган чәкчәк аеруча матур, ялтыравыклы була.
Әзер ширбәтне пешерелгән камыр таякчыклары өстенә сибеп яхшылап болгатыгыз, аннан тәлинкәгә алып куеп, кулыгызны салкын су белән юешләп, чәк-чәкне түгәрәк конус формасына кертегез. Әзер чәк-чәкне суыткычка куеп торыгыз. Берәр сәгатьтән соң алыгыз һәм зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез.
Комментариев нет:
Отправить комментарий